КАМАЗ төркеменә керүче Нефтекама автозаводы (НЕФАЗ) 2025 елның беренче алты аена керемнәр һәм чыгымнар (РСБУ) хисабын бастырды. Документка күрә, ширкәт ярты ел эчендә 811,62 миллион сум күләмендә чиста зыян күргән. Узган елның шул ук чоры нәтиҗәләре буенча завод 90 миллион сумнан артык табыш алган иде.
Узган ел белән чагыштырганда бөтен төр керемнәр 48 процентка диярлек төшкән, 10,56 миллиард сум тәшкил иткән. Шул ук вакытта сәүдә чыгымнары да кимегән – 77 миллион сумга кадәр, бу узган елдагыдан 44 процентка азрак. Әмма идарәчелек чыгымнары нибары ярты процентка гына төшкән – 435 миллион сумга кадәр.
"Контур.Фокус" мәгълүматларына караганда, НЕФАЗ соңгы тапкыр 2019 елда зыянга эшләгән – ул чакта зыян күләме 209,98 миллион сум тәшкил иткән. Иң зур табыш 2021 елда теркәлгән — 611 миллион сумнан артык.
НЕФАЗ — КАМАЗ шассиында юлчылар өчен автобуслар, шулай ук автоцистерналар, прицеплар һәм махсус техника корылмалары җитештерүче завод. Хиссәләренең яртысы КАМАЗ кулында. Тагын 28,5 проценты Башкортстанга карый.
2024 ел нәтиҗәләре буенча КАМАЗ ширкәте дивидендлар түләмәү карары кабул итте. Бу ширкәтнең узган елгы чиста табышы шактый кимүе белән аңлатыла. 2024 елда КАМАЗ 3,4 миллиард сум күләмендә зыян күрсәтте, ә 2023 елда 11,9 миллиард сум табыш алган иде.
2022 елның җәендә Европа берлеге һәм АКШ КамАЗга карата чикләүләр кертте.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум